ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

 "Күбәләк" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә бармаклар белән ясау алымы "Алтын балык".

Максатлар: балаларны буяулар белән дөрес һәм пөхтә итеп рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; бармак башлары белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту; төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

 

Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасы, беренче кечкенәләр төркемендә "Кнопочка" биюе хәрәкәтләрен өйрәнү. Максат: парлашып хәрәкәтләр ясауны ныгыту.

Рус.Шуган авылы китапханәчесе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, «По следам сказок Шарль Перро» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында  барлык төркемнәр арасында "Кошларга җимлекләр" дип исемләнгән бәйге узды. Педагоглар арасыннан комиссия төзелеп бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүче дип табылган төркемнәргә балалар бакчасы мөдиренең Мактау кәгазъләре тапшырылды.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Радуга" бию түгәрәге үтте.

Югары Табын авылы китапханәсендә оешкан"Сәламәт булыйк!" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр скандинавча йөрү серләрен үзләштерәләр. 

Метрәй авылы китапханәчесе әкиятләр уку кичәсе үткәрде.


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Яңа Карамалы авыл клубында балалар өчен спорт-күңел ачу программасы булып узды. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. Балалар барлык конкурсларда да актив, шатланып катнаштылар.

Краснояр авыл клубында кышкы каникуллар вакытында балалар белән "Кышкы уеннар" дип исемләнгән уен программасы булып узды.

Сикия авыл клубы мөдире ачык һавада "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Балалар рәхәтләнеп чана һәм чаңгыда шудылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International