Территориаль усеш булеге
"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Метрәй авылы китапханәчесе лаеклы ялдагы Кашапова Рафига апаның өенә барып, аны яңа газета һәм журналлар, район яңалыклары белән таныштырды.
Вәрәшбаш авылы китапханәчесе "Аккош" балалар бакчасында "Безнең уенчыклар" дип исемләнгән иртә үткәрде.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында лаеклы ялдагы Меджидова Халидә апаның өендә булып, вакытлы матбугат белән таныштырды.
Рус.Шуган авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, "Татьянин день" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.
Үрәзмәт авылы китапханәсендә Студентлар көне уңаеннан "Студент елларга сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үтте.
Метрәй авылы китапханәчесе балалар белән "Оста куллар" түгәрәге үткәрде.
Каенсаз авылы китапханәчесе "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында хезмәт ветераны Варисова Суфия апаның өендә булды
Баек авылы китапханәчесе "Тылсымлы китаплар язучы" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.