Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре арасында XXVIII кышкы Спартакиада уеннары 17 февральдә башланып китә
Балаларны кече яшьтән һөнәрләр белән таныштыру максатыннан "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары пешекче һөнәре белән таныштылар.
XXVIII Кышкы спартакиада уеннары дәвам итә
Иске Карамалы китапханәсе мөдире Голназ Мавлиеваның сабакташы, эшкуар Рөстәм Камалов китапханәгә мебель: кием элгече, компьютер остәле һәм музей экспонатлары өчен зур шкаф бүләк итте. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Метрәй авылы китапханәчесе "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләрен яңа китаплар белән таныштырды.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Шагыйрь эзләре буйлап" дип исемләнгән "Могҗизалар кыры" уенын уздырды.
15нче февраль көнне Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары узды. Чара барышында ачык дәресләр, мастер-класслар каралды, башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен диагностик материаллар тәкъдим ителде, мәгариф идарәсе психологы тарафыннан коллективны туплау максаты белән тренинг үткәрелде.
"Кояшкай" балалар бакчасы уртанчылар төркеме өчен музей дәресе үткәрелде...
Мөслим гимназиясе 6 класс укучылары өчен “Мөслим туган як музеенда” экскурсия булып узды...
15 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2018" район яшьләр фестиваленең зона туры булып узды.