14 нче март көнне Сарман гимназиясенда укучыларның районара “Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясе үтте.
Быел 2018 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау буенча “ Ир - атларны саклау” елы диеп игълан ителде.
Яңа Усы авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мөслимебез әдипләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Якташ язучыларыбыз турында сөйләде, китаплары белән таныштырды һәм берничә әсәрләрен укыды.
Яңа Сәет авылы китапханәчесе "Спорт - залог здоровья" дип исемләнгән кичә үткәрде.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел" акциясе кысаларында "Мәрхәмәтлелек бизи кешене " дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Кичә кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Яна Сәе тавыл китапханәчесе укучылар белән берлектә "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Туган телем,туган илем,туган ягым Мөслимем" дип исемләнгән әдәби чара үткәрде.
“Россия почтасы”ның Татарстан бүлекләре төзекләндерелә һәм модернизацияләнәчәк, ә почта хезмәтләре сыйфаты яхшырачак. Бу хакта “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Николай Подгузов Казанда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң җиткерде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты һәм балалар язучысы Дәүҗия Аппакованың “Сараның башыннан үткәннәре” исемле китабына күзәтү ясады.
Баек авыл китапханәчесе язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның "Таң җиле " дип исемләнгән китабына әдәби кичә үткәрде.Китап сөючеләргә китапларын укырга тәкьдим ителде.
8 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза.