Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрделәр.
Иске Карамалы авылы китапханәчесе 4нче сыйныф укучылары өчен "Тарих" дип исемләнгән чара үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе укучылар белән сугыш ветераны Габдрахимов Габдрахман абыйның өйләрендә булды. Сугыш ветераны балаларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Укучылар, ветеранны зурлап, концерт номерлары күрсәттеләр.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнгән тематик кичә уздырды.
7 май көнне Бәкәбез авыл клубында "Җинүләрнең даны мәңгелек" исемле Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.
Кр.Шуран авылы китапханәсендә җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан "Җиңү бәйрәме" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте.
Рус.Шуган авылы китапханәчесе "Герои - дети ВОВ" дип исемләнгән чара үткәрде.
Баланлы авыл мәдәният йорты янында велосопедта йөрергә яратучылар җыйналды. Сәламәт яшәү рәвеше хакында сүз алып барылды. Бергәләп авыл буйлап велойөреш оештырылды.
"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Ташлыяр авылы китапханәчесе Рәзимә апа Заляеваның өендә булды.
Кр.Шуран авылы китапханәчесе "Бабайлар батырлыгы белән оныклар горурлана" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде.