Яңа Усы авылы мәктәбендә капиталь ремонт
Мәдәният объектларында капиталь ремонт
Кичә, 15 май көнне Мөслим яшьләре Мизгелдә Гаилә көне уңаеннан кино карадылар...
Баланлы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән, балалар язучысы, драматург Гариф Галиевның тууына 115 ел тулу уңаеннан әдәби иртә үткәрде.
Баек мәктәбендә Халыкара гаилә көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмдә Баек авыл җирлеге башлыгы һәм озак еллар буе бергә гомер кичергән өлкән буын кешеләре катнашты. 4-8 нче сыйныф кызлары гаилә турында шигырьләр сөйләделәр.
Михайловка авылы китапханәчесе шагыйрә Е.Благинина иҗатына багышланган кичә үткәрде.
14-16 май көннәрендә һөнәри “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” конкурсларында җиңүчеләр булган Мөслим гимназиясенең рус теле укытучысы Чулпан Хәйруллина, Михайловка балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Чубарова, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары бүләк иткән путевкалар нигезендә, 3 көн буе Федор Панферов теплоходында Идел буйлап Түбән Новгород шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар.
14 нче май көнне районның милли мәгарифе “Педагогик хезмәттәшлек” кысаларында Сарман районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кабул итте. Килгән кунаклар “Туган як” музеенда, үзәк китапханәдә булдылар, “Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирүне өйрәнделәр.
12 май – Экологик белем көне. Шул уңайдан Тугаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән чара үткәрде.
15 нче май көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән өйрәтүче семинар-киңәшмә үтте.