ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнен "Әбиемнең оныгы мин" исеме астында узган кичә белән билгеләп үтте.14 һәм аннан да күбрәк оныклары, 3 һәм аннан да күбрәк оныкчыклары булган әбиләр - дәү әниләр оныкларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылыр, уенын-чынын катыштырып, мастер - класслар күрсәттеләр, оныклар исә, үзләренең рәхмәтләрен шигырь, җыр-бию аша тапшырдылар.

11 июль көнне Яңа Карамалы авыл клубында Шоколад бәйрәме булып узды. Балалар үзләре яраткан шоколад белән дусларын сыйладылар. Гөлнар Фарухшина өй шартларында әзерләнә торган үзе яраткан шоколад рецепты белән уртаклашты. Клуб мөдире шоколадных барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар. Алар шокаладның ничек ясалуы белән таныштылар, асфальтта рәсем ясадылар, уйнадылар һәм шоколад белән сыйландылар.

 

10-11 июльдә бурычлылар  буенча рейд узды.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында "Су белән уеннар" көне.Су белән уйнау-өйрәтү алымнарының иң күңеллесе.Су белән уйнаганда балаларның кәефләре күтәрелә, файдалы һәм шатлыклы тәэсирләр арта.Кечкенә балалар өчен бу бигрәк тә мөһим.

Музейда Нижневартовск шәһәреннән кунаклар...

9 июль көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире кече сыйныф укучылары белән "Без чүп-чарга каршы!" темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында чүплекләрнең әйләнә-тирә мөхиткә йогынтысы һәм бу вәзгыятьне хәл итү турында сүз алып барылды.

Тугаш авыл мәдәният йортында кече сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек - яшәү чыганагы" исеме астында спорт эстафетасы булып узды.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Рус.Шуган авылы китапханәчесе балалар белән китапханәдә сәяхәт үткәрде. Аларны "Маша и Медведь" журналының яңа номеры белән таныштырды. 

Иске Карамалы авылы китапханәчесе "Минем өем - минем куркем!" конкурсының икенче этабын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International