ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Яңа Сәет авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары һәм "Чулпан" балалар бакчасы нәниләре белән янгын куркынычсызлыгына карата "Сакланганны саклармын..." дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Метрәй авылы китапханәчесе "Безгә тынычлык кирәк!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе яңа кайткан китап-журналларга күзәтү уздырды.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән  берлектә, «Авылымның айлы кичләре!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары белән “В мире книг Л.Н.Толстого” исемле әдәби сәгать уткәрделәр.

Иске Вәрәш мәдәният йортында «Җәйге көн!» исемле рәсем конкурсы узды. Конкурста 6 бала катнашты алар бик теләп үзләренең җәйге хәтирәләрен рәсем битенә төшерделәр.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим лицееның 7 нче сыйныф укучылары өчен "По страницам великой жизни. Л,Н, Толстой - человек-мыслитель, писатель (1828-1910)"  исеме астында әдәби сәгать үткәрделәр. Бөек рус язучысының иҗади мирасы белән таныштырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләре Кооператив урамында баручы төзекләндерү эшләрендә актив катнаштылар.

Баек авылы китапханәчесе "Без - терроризмга каршы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Югары Табын авылы китапханәсендә "Балалар журналлары" темасына китапханә сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International