ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Михайловка авылы китапханәчесе "Л.Н. Толстой - детям" дип исемләнгән кичә үткәрде.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Метрәй авылы китапханәчесе хезмәт ветераны Аюпов Ранас абыйның өендә булды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар әдәбиятенең күренекле вәкиле Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан ”Язучы, герой – Абдулла Алиш” исемле әдәби кичә үткәрде.

Баланлы авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан "Тарихта калган якты нур" дип исемләнгән  әдәби кичә үтте.

15 сентябрь көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында "Татарстан кроссы -2018" узды...

Көзге ярминкәләр


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген безнең "Күбәләк" балалар бакчасында кунакта Сарман районы ЮХИДИ вәкиле Ситдикова А.Р. булды.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен яхшы бел" исемле эшлекле уен-КВНда катнаштылар.Алсу Разиновна балаларга бүләкләр дә алып килгән.Балаларыбыз бүләкләргә бик сөенделәр,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.

Террорчылыкка каршы көрәш айлыгы дәвам итә. Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары чираттагы акциягә чыкты.

    Үзәк китапханә хезмәткәрләре Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать үткәрде. Язучының тормыш юлы иҗаты турында сөйләде, китап журналлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International