Дәрестән тыш үткәрелгән "Театр" түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышалар.
Урәзмәт башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар “Аҗаган” уены үткәрде.Саф һавада үткән уеннар һәркемгә ошады.
Тат.Бүләр мәктәбенең волонтерлары һәйкәлне кардан чистарттылар
4нче февраль көнне барлык сыйныфларда да Әхлак дәресләре узды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча 05.02.22 мәктәптә Сәламәтлек көне үткәрелде. Бу көнне мәктәп яны территориясендә саф һавада спорт чаралары үткәрелде. Балалар тимераякта, чаналарда, таулардан шудылар. Балалар һәм укытучылар канәгать калдылар.
Укучыларыбыз мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган "Брейн-ринг" уенында уңышлы чыгыш ясап грамота белән бүләкләнделәр.
Тат.Бүләр мәктәбенең волонтерлары Исәнсеф авылында урнашкан һәйкәлне кардан чистарттылар
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Айлык кысаларында узган сыйныф сәгатьләре шушы күренешләрне булдырмау максаты белән узды.
25нче гыйнвар көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә "Блокадный хлеб" темасына тәрбия сәгате үтте. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәхимҗанов А.үткәрде.Балалар Бөек Ватан сугышы,Ленинград блокадасы турында күп мәгълүмат алдылар.
28 нче гыйнвар көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә районыбыз педагог-психологлары һәм социаль педагоглар катнашында семинар үтте.