ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Тат.Бүләр урта мәктәбендә Театр түгәрәгенә йөрүче балалар Галимҗан Гыйльмановның "Шүрәлеләр ни атлы" дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбендә 2020 нче елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. сыйныф сәгате барышында укучылар әлеге чараның гомумиләштерелгән демографик, икътисади һәм социаль мәгълүматлар алу максатыннан Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт статистик методологиясе буенча үткәреләчәген белделәр. Халык санын алуның төп этабы 2021нче елның 15нче октябреннән 14нче ноябренә кадәр узачак.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбендә “Әтиләр көне” уңаеннан үтәрелгән “Әтием – горурлыгым” акциясендә укучылар актив катнаша.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбендә “ Күңелле тәнәфес” вакытында укучылар татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадылар. Мәктәптән тыш эшчәнлек буенча татар халкының милли уен-йолаларын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.Татар халкының “ Кәрия- Зәкәрия”, “ Йөзек салыш” уеннарын укучылар бик яратып уйнадылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

19 нчы октябрь  көнне  Тат.Бүләр урта мәктәбендә «Татар һәм рус халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре»  буенча телдән журнал  әдәби чара үткәрелде. Чарада   укучылар  татар һәм рус халыкларының табышмаклары, мәкальләре, сынамыш, әйтемнәре белән таныштылар. Алар үзләренең тапкырлыкларын сынадылар

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International