Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9нчы сыйныф укучылары Учи.ру. платформасындагы “Куркынычсыз юллар” онлайн-олимпиадасында катнаша
12 нче ноябрь көнне Тат.Бүләр ура мәктәбенең укучылар үзидарәсе башлангыч сыйныф укучыларына ” Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел “ дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар бик актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
11 нче ноябрь көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча уен “ Юл лабиринты” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Чарада укучылар юл –транспорт травмасын кисәтү, юл билгеләре һәм юл тамгаларының төрләре турында белемнәрен ныгыттылар
УРӘЗМӘТ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕНЕҢ МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ 2 НЧЕ ТӨРКЕМ БАЛАЛАРЫ “АК ЧӘЧӘКЛӘР”АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛЫП АК КӘГАЗЬДӘН ЧӘЧӘК БУКЕТЛАРЫ ЯСАДЫЛАР.ТОРМЫШЫБЫЗ ДА АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК АК,САФ,МАТУР БУЛСЫН ИДЕ ДИГӘН ТЕЛӘКТӘ КАЛДЫЛАР.
Су буенда балаларның куркынычсызлыгы һәм пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме “Сак булыгыз,юка боз!” темасына рәсем ясадылар.
Тат.Бүләр урта мәктәбендә “Мөслим кызы”, “Мөслим егете” проекты кысаларында башлангы сыйныфларда “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” темасына класс сәгате үтте. Укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар
Бүген Тат.Бүләр урта мәктәбендә шәфкатьлелек айлыгы кысалрында Тормыш дәресләре үтте. Очрашуга лаеклы ялдагы ветеран укытучы Ялалова Тәзкирә апа килде. Ул укучыларга үзенең балачак хатирәләре,яшьлек еллары турында сөйләде.Очрашу бик мавыктыргыч булды.
25 нче октябрь көнне Мөслим мәдәният йортында Гөлфия Мөхәмәтгәрәеваның “ Дөнья сүзе-бер бүләк “ китабын тәкъдим итү кичәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәхмүтова Э.С., Зиннәтуллина Т.М. , мәктәп китапханәчесе Исламова С.Г. катнашты.
26 нчы октябрь Тат.Бүләр урта мәктәбендә көнне укучылар үзидарәсе әйдәманы Мирзаянова Р. Башлангыч сыйныф укучыларына “ Туган як серләре “ экспедициясе буенча сәяхәт үткәрде
Тат.Бүләр урта мәктәбендә 25 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфларда “Яхшы күрше- ярты дуслык “ дигән темага укучылар үзидарәсе әйдәманы Карамова А. укучыларга әңгәмә уздырды.