15 нче февраль көнне башлангыч һәм 6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Китапханәче Мирзаянова Г. укучыларга М.Җәлил турында сөйләде, аның шигырьләре белән таныштырды.
Мәктәбебезнең тимурчылык хәрәкәте отряды членнары Мәхмүтова Э.С.җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.
Патриот шагыйрь М.Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, 6 нчы һәм 7 нче сыйныфлар арасында викторина үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шагыйрь турында видеофильм карадылар.
15 нчы февраль көнне 8 нче сыйныф укучысы Нәҗипова Адилә "Искиткеч вожатый" район конкурсында катнашты һәм" Иң энергияле" номинациясендә" Республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.
15 нче февраль көнне Үрәзмәт башлангыч сыйныф укучылары Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел булуны билгеләп, Үрәзмәт һәм Бүләк авылында туып, үсеп, Әфганстанда хезмәт итүче егетләр белән таныштылар.Бу сугыш 1979 елның 25 декабрьендә башланды һәм 9 ел 1 ай 18 көн дәвам итте. Монда 550 совет солдаты, офицерлары катнашты, алар яшь кенә егетләр булып киттеләрһәм ветераннар булып кайттылар.
Сәламәтлек көне уңаеннан “ Чаңгы юлы-2022”чарасына кушылып мәктәптә чаңгы ярышы үткәрелде.
Мәктәбебезнең тимурчылык хәрәкәте отряды членнары Хасанова С.Ф..җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары “ Созвездие-Йолдызлык-2022” фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
10 нчы февраль көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында “ Занимательный русский язык “ дип исемләнгән викторина уздырылды. Викторина вакытында укучыларның җитезлекләре, тапкырлыклары,зирәклекләре сыналды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр һәм үзләренең белемнәре белән көч сынаштылар.
8 нче февраль көнне Үрәзмәт башлангыч сыйныф укучылары белән Татарстан Республикасы Гербы кабул ителүгә 30 ел тулуны билгеләп “ Безнең герб” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.ТР Гербы 1992 нче елның 7 февралендә Югары Совет карары белән расланды.Авторлары Назыйм Габдрахман улы Ханзафаров идеясе һәм рәссам Риф Заһри улы Фәхретдинов.Татарстан Республикасы Гербы-гаделлек, тынычлык, кешелеклелек сыйфатларын раслый.