Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яраткан балалар бакчасы" көнендә балаларны балалар бакчасы белән таныштыруны дәвам итү, балалар бакчасы хезмәткәрләренең һөнәрләре турында күзаллауларны киңәйтү, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру. Балалар үзләре йөргән бакчаны рәсемнәрдә сүрәтләделәр.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркемендә "Океаннар хэм диңгезләр көне" узды. Океаннарнын саны һәм исемнәре белән таныштык. Иң зурысын ачыкладык. Аларда яшәуче балык, суүсемнәр һ.б. турында белемнәрне тирәнәйттек.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан уртанчылар төркемендә балалар үзләренең яраткан тәм-томнары турында сөйләделәр һәм кисеп ябештерү ярдәмендә туңдырма ясадылар.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме ндә "Тәм-томнар көне". Балалар белән яраткан тәм-томнар турында әңгәмә кордык, пластилиннан тәмле конфетлар ясап вак кул моторикасын ныгыттык.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркеме балалары белән" Табигать көне" темасына әңгәмә кордык, рәсемнәр буядык. Табигать сүзе астына ниләр керә микән, шуны аңлап киттек. Аны саклау, яклау, ярату кирәклегенә төшендек.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әкият көне".Балалар белән өстәл театры белән татар халык әкияте "Өч кыз" ны сәхнәләштердек.Әкият күрсәткәндә балаларның әкиятләр турында белемнәрен гомумиләштерү, игелеклелек, командада эшли белү, сөйләмнең коммуникатив функцияләрен камилләштерүдә эшчәнлек алып барылды.