Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә театр көне уңаеннан "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" әкиятләрен искә төшереп үттек.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Туган якны өйрәнү". Туган як, авыл турындагы белемнәрен киңәйтү. Балаларның авыл тарихы, аның урнашу урыны белән таныштыру. Туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркемендә " Яшелчә көне" узды. Балалар өйләреннән бик тә кызыклы, үзенчәлекле булып үскән яшелчәләр алып килделәр. Аларның формалары, төсләре, сыйфатлары турында әңгәмә кордык. Алардан нәрсәләр пешереп була, ничек ашап була - ансын да өйрәндек.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Балаларны тәрәзәдән егылудан ничек сакларга"дигән темага консультация узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәлэр төркемендә "Һөнәрләр көне" узды. Балалар табиб, повар, шофёр, ремонтлаучы хөнәрләре белән таныштылар.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркемендә " Кызыл китап" көне узды. Балалар бу китап турында беренче мәгьлүмат алдылар, аңа нинди хайван, үсемлек хэм бөҗәклэр кертелгәне белән таныштылар.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә ягымлы сүзләр әйтергә өйрәндек.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркемендә игелек турында әңгәмә үткәрдек, башкаларга карата мәрхәматле булырга, бер-береңә хөрмәт белән карарга, ярдәмчел булырга өйрәндек.
31 июль көнне безнең хөрмәтле шәфкать туташы Галимова Лира Мансуровнаның 55 яшьлек юбилее булып узды. Лира Мансуровна, сезне чын күңелебездән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гайлә имимнлеге, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен генә күреп, Фагыйль абый белән тигез тормышта яшәргә язсын сезгә!
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары комның үзенчәлекләре белән таныштылар, комны төзелештә, комлыкта фигуралы уенчыклар белән уйнаганда кулланып булганлыгын белделәр.