ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән көз билгеләре, табигатьтәге көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрне киңәйтеп әңгәмә үткәрдек. Көзге матурлыкны күрә белү хисе тәрбияләү максатыннан буяу, ябыштыру ярдәмендә "Көз кызын" яфраклар белән бизәндереп күмәк эш башкардык

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Көзге муллык" темасына кул эшләре алып килә башладылар


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары традицион булмаган ысул белән рәсем ясау техникасы ярдәмендә көзге табигатьне тасвирладылар.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлегендә ""Чәчәкләр" темасы. Балалар чәчәкнең сабагы, яфрагы һәм чәчәге турында белемнәрен ныгыттылар.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары  белән, Мөслимнең 300 еллыгын каршылаганда, туган як, авыл турындагы белемнәрне киңәйттек. Балаларда Туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү максатыннан, аларны авыл тарихы, аның урнашу урыны белән таныштырдык.

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары  белән чын сәгать төзелешен өйрәндек. Сәгать теллэрен, аларның ничек йөрүен ачыкладык.


22
август, 2021 ел
якшәмбе

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы кысаларында зурлар төркемендә "Театр көне" унаеннан рус халык әкияте " Маша һәм аю" әкиятен сәхнәләштерү. Балалар белән рус телендә аудиоязма тыңлаганнан сон, әкиятне уйнап карадык.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслимнең " Күбәләк "балалар бакчасында дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча" куркынычсызлык "бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы булып китте. Ул зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юллардагы куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрде. Балаларга юл хәрәкәте иминлеге турында сораулар бирде. Чара ахырында Алсу Разиновна төркемнәргә уеннар, барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме "Курай" паркына экскурсиягә бардылар, анда күңелле уеннар уйнадылар.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2 кечкенәләр төркемендә физкультура көне үтте, гимнастика ясадык һәм физик уеннар уйнадык.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International