ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә Көзге ярминкә үтте. Балалар сатып алышлы уйнап, җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә "Сөмбелә бәйрәме" булып узды. Балалар өйрәнгән җырларын, шигырьләрен башкардылар. Бәйрәмебезгә ямь өстәп кунак булып көз кызы "Сөмбелә" дә килде. Көз кызы балаларга уеннар уйнатты.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Көз бәйрәме" булып узды. Балалар өйрәнгән җырларын, шигырьләрен башкардылар. Бәйрәмебезгә ямь өстәп кунак булып көз кызы "Сөмбелә" дә килде. Көз кызы балаларның җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынап уеннар уйнатты.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә, "Яхшы гадәтләр дөньясы" проектын тормышка ашырып, Викториянең туган көнен билгеләп үттек. Аны котладык, "Туган көндә" исемле сюжетлы-рольле уен уйнадык, бүләкләр бирештек.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  Республикакүләм "Минем җәйге каникулларым" бәйгесенең "Фотолар" номинациясендә җиңү яуладылар. Җитәкчеләре Нәфисә Халиуллина.

"Күбәләк" балалар бакчасының 2 кечкенәләр төркеме балалары көз бәйрәменә кул эшләре алып килә башладылар.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мөслим авылы "Кубәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә дымково уенчыклары һәм бизәкләре белән таныштылар. Уенчыкны ничек ясауларын һәм тарихын белделәр


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Көзге муллык" темасына багышланган күргәзмәгә кул эшләре алып килә башладылар. Әти-әниләр ярдәмендә балалар бик матур композицияләр ясаганнар. 

Мөслим авылы "Кубәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары әби-бабаларына бүләк ясап, кич аларга кунакка барып котлап кайтырга сүз бирделәр.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  Өлкәннәр көненә открытка ясадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International