Зурлар төркеме балалары белән Муса Жәлилне искә алдык. Анын ни өчен герой- шагыйрь дип аталганын белдек. Азалия " Сәгать" шигырен яттан сөйләде; Инзилэ " Кызыл ромашка", Газизә" Дару" шигырьләренә карата рәсемнәр ясаганнар, шигырь эчтәлекләре буенча әнгәмә кордык. Биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштык.
"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы район күләмендә оештырылучы чараларда актив катнаша. "Чаңгы юлы-2022" дип исемләнгән чарада да коллективыбыз актив катнашты.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әвәләү эшчәнле. Тема: "Чангычы".
Зурлар төркеме балалары белән "Балачакның хәвефсез юлы" газетасы белән таныштык. Тормыш эшчәнлеге иминлеген саклау кысаларында нинди чаралар үткәрелүен белдек.
Коллектив белән чангыда шуып кайттык
Уртанчылар төркемдә «Ракета» темасына рәсем шөгеле. Балалар белән галәм турында сөйләштек, ракеталар ясадык. Шөгель вакытында балаларда иҗатка кызыксыну, фантазияләү теләге барлыкка килде.
Зурлар төркеме балалары белән " Юл билгеләре" темасына пазллар җыю, үстерешле уеннар уйнау. Балаларнын хәтерләрен, юлда, урамда һәм транспорт чараларында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен үстерү, формалаштыру.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә иртәнге гимнастика.
Зурлар төркеме балалары белән кошлар янына экскурсиягә барып, ашатып кайттык. Җимлекләрне тәмле сыйлар белән тутырдык.