Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Аргамак" атлар спорт комплексына экскурсиягә бардылар. Балалар атлар турында күп файдалы мәгълүматлар белделәр.
Уртанчылар төркеме балалары белән саф хавада ирекле уеннар уйныйбыз. Яз җитүгә карамастан, кар эле күп, рәхәтләнеп таудан шуабыз, окоплар казыйбыз, кояшны, кардагы эзләрне күзәтәбез.
"Кояшкай"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Күңелле эстафета" дип исемләнгән спорт уеннарында катнаштылар
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын "Кояшкай" балалар бакчасында "Май чабу" бәйрәме булып узды
Уртанчылар төркемендә "Чәй йорты" темасына әвәләү эшчәнлеге. Шөгыль барышында балалар белән татар халкының милли ризыклары турындагы белемнәрен ныгыттык.
Уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендәге бакчада да эшлиләр: сулар сибәләр, чүпләрен утыйлар, уңыш җыялар. Витаминлы суган тәмле дә соң!
Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган республикакүләм "Халыклар төрле - Республика бер генә!" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан тәрбиячеләребезне: Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. ларны төрле номинацияләрдә 1 дәрәҗә дипломга лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
Зурлар төркеме балалары үзләре утырткан суганнарга су сибәләр, үскәннәрен күзәтәләр.