Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Җәйге күңел ачу" көне. Бакчабыз ишегалдында күңелле уеннар уйныйбыз.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән вакыт, сәгать турында белемнәрне ныгыттык, вакыт берәмлекләрен кабатладык.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркеме балалары белән сәгать һәм вакыт темасын кабатладык. Сәгатьләрнең төрләре белән таныштык. Альбом битләренә төсле каләмнәр белән сәгать рәсемнәрен ясадык.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркемендә мода көне үтте. Балалар белән киемнәр нәрсә өчен, кайсы ел фасылында нинди кием кияргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек, төрле халыкларның милли киемнәре белән таныштык. Курчакларга милли киемнәр кигереп мода күрсәтеп уйнадык.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан икенче кечкенәләр төркемендә "Рәсем көне" булды. Балалар гадәти булмаган рәсем ясау кул техникасы белән танышты. Иҗади карашны, игътибарны, вак моториканы һәм кул хәрәкәтен координацияләүне үстерү.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан икенче кечкенэәләр төркемендә "Дуслык көне" булды. Дуслыкның нәрсә аңлатканын белдек. "Чукмар белән Тукмар" татар халык әкиятен тыңлап уттек.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан, вак кул моторикасын үстерү максатында беренче кечкенәләр төркеме балалары гуашь ярдәмендә бармак белән рәсем ясадылар.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яраткан балалар бакчасы" көнендә балаларны балалар бакчасы белән таныштыруны дәвам итү, балалар бакчасы хезмәткәрләренең һөнәрләре турында күзаллауларны киңәйтү, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру. Балалар үзләре йөргән бакчаны рәсемнәрдә сүрәтләделәр.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркемендә "Океаннар хэм диңгезләр көне" узды. Океаннарнын саны һәм исемнәре белән таныштык. Иң зурысын ачыкладык. Аларда яшәуче балык, суүсемнәр һ.б. турында белемнәрне тирәнәйттек.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан уртанчылар төркемендә балалар үзләренең яраткан тәм-томнары турында сөйләделәр һәм кисеп ябештерү ярдәмендә туңдырма ясадылар.