ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Икенче кечкенәләр төркемендә үз Республикасы турында әңгәмә. Рәсем ясау шөгелендә "Матур әләм" ясау. Турыпочмаклык фигурасы, яшел, ак һәм кызыл төс турында белемнәрне ныгыту. Балаларда патриотизм хисе уяту.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары вакытларын бушка уздырмыйлар: даими рәвештә математик кузаллауларын, логик фикерләү сәләтләрен, вак-кул моторикасын үстерү өстендә эшлиләр.

Уртанчылар төркеме балалары трафарет белән керпе ясарга өйрәнделәр, табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрделәр.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кар бөртегенең микроскопта күренүе белән таныштылар һәм үзләре дә альбом битенә кар бөртекләрен төшерделәр.

Мөслим үзәк китапханәсе уздырган Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" конкурсында мәктэпкә әзерлек төркемендә йөрүче Хафизова Язилә 3 нче урынга лаек булды, диплом һәм  китап белән буләкләнде.


4
март, 2022 ел
җомга

Икенче кечкенәләр төркемендә өстәл уеннары. Мондый уеннардан балалар шатлыклырак, ачык һәм эчкерсез булалар, ә баш миенең аңлы һәм ихтыярсыз эшчәнлеге активлаша.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме сенсор бүлмәсендә. Сенсор бүлмәсендә шөгыльләр  эмоциональ хәлне яхшыртуга ярдәм итә; борчылу һәм агрессиялек кимү; йокыны нормальләштерү; баш мие эшчәнлеген активлаштыру.

Уртанчылар төркемендә 8 март бйрәме булып узды, балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Икенче кечкенәләр төркемендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 март узды. Балалар әниләренә һәм әбиләренә үзләренең шигырьләрен, җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.

Зурлар төркемендә иртәнге гимнастика. Массаж коврикларында йөру бик файдалы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International