Мөслим гимназиясе 5б сыйныф укучылары районыбызның лаеклы ялдагы укытучылары Моряк һәм Фирая Йосыповларның шәхси музей-йортында экскурсиядә булдылар. Тәрбияви һәм кызыклы очрашу өчен зур рәхмәт!
Мөслим районында Русия ГТХМ вәкиле Идиятуллин Р.А. МББУ "Мөслим гимназиясе" ндә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрде, шулай ук укытучылар коллективы һәм уку йортының техперсоналы белән инструктаж үткәрде.
Мөслим районында Россия ГТХМ вәкиле Идиятуллин Р.А. Мөслим гимназиясенең "куркынычсызлык дәресе"н үткәрде. Кунак укучыларга мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.