«Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырды

2017 елның 23 июне, җомга

22 июнь көнне, сәгать 21:00 Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре «Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырды. Бу гадәти генә чара түгел: сугыш кайтавазы әле һаман һәр гаиләдә диярлек яши, шуңа күрә туган ил өчен канкойгыч сугышта шәһит киткәннәрне  әнә шулай искә алуның патриотик хис тәрбияләүгә дә йогынтысы зур. Акциядә катнашучылар, кулларына яндырылган шәмнәр тотып йолдыз һәм “76”  санын язып тезделәр, соңыннан кулларындагы шәмнәрне Хәтер мемориалында калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International