Медицина хезмәткәре көне.

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне "Нурлыгаян" паркында медицина хезмәткәре көне үтте. Медицина хезмәткәрләрен Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хамзович Муллин котлады. Үзенең чыгышында ул медицина хезмәткәрләренең катлаулы хезмәтен югары бәяләде һәм аларның барысына да сәламәтлек теләде. Баш табиб Рамил Азгарович Мурзаханов хезмәттәшләрен котлады, рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Чыгыш ясаучылар алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасы, әзерләнгән уеннар һәм чәй белән бәйрәм тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International