22 июнь көнне, сәгать 21:00 Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре «Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырачак. Бу гадәти генә чара түгел: сугыш кайтавазы әле һаман һәр гаиләдә диярлек яши, шуңа күрә туган ил өчен канкойгыч сугышта шәһит киткәннәрне әнә шулай искә алуның патриотик хис тәрбияләүгә дә йогынтысы зур.