Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 19 мае, җомга
17 -18 май көннәрендә Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары дүртенче чирек өчен специальностьлар, музицирование, ансамбль белән уйнау буенча зачет бирделәр. Зачет концерт формасында булды. Комиссия hәм әти-әниләр балаларның чыгышына югары бәя бирделәр. Зачет тәмамлаганнан соң, халык уен кораллары бүлеге укытучылары Азия Заhидуллина, Радик Газизов, Рәйсә Сафиуллина, Әлфинур Гыйлметдинова үз классларында класс җыелышлары үткәрделәр. Икенче яртыеллыкка йомгак ясап, җәйге каникул чорында үткәреләчәк чаралар белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International