Буген, 22 апрель көнне экологик чисталык икеайлыгы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре субботникка чыктылар. Мәдәният йорты территориясе тулысынча чүп-чардан арындырылды. Моннан тыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Курай" паркында оештырылган жыештыру, тырмалау эшләрендә дә катнаштылар.