21 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “Имин көпчәк-2017” конкурсы узды. Әлеге ярышларда 17 команда составында 68 бала катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү һәм агитбригада этапларында көч сынаштылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү фондының Сарман бүлеге җитәкчесе А.Р.Ситдикова, ЮХИДИ инспекторы Р.Р.Бикмурзин, мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.Р.Галимова, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры И.Н.Яббаров һәм методистларыннан торган жюри составы түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:
1 урын – Мөслим урта мәктәбе командасы
2 урын – Салауз-Мухан төп мәктәбе командасы
3 урын – Мөслим лицее командасы
Шәхси беренчелектә урын алган балаларга һәм гомуми исәптә призлы урын алган командаларга Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү фондының Сарман бүлеге һәм ЮХИДИнең Мөслим бүлегенең грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре бирелде.