Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе музее лауреат булды.

2017 елның 21 апреле, җомга

Әмәкәй  төп гомуми белем бирү мәктәбе музее Идел буе федераль округының “Җиңү ” проекты кысаларында үткәрелгән “Иң яхшы музей ” конкурсында катнашты. Әлеге проектның төп максаты- Бөек Җиңүнең  72 еллыгына багышланган мероприятияләргә халыкны җәлеп итү, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтердә саклау. Әмәкәй  төп  гомуми белем бирү мәктәбе музее яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү номинациясендә лауреат булды. Әлеге уңышлары белән аларны чын күңелдән тәбриклибез. Алдагы эшләрендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International