Паспорт өләшү

2017 елның 21 апреле, җомга

Республика музейларында “Музейлар язы – 2017” акциясе башланып китте. “Мөслим туган як музее”да акциягә актив кушылды. 21 нче апрель көнне районыбызның 14 яше тулган 13 укучысына  “Мин Россия гражданины” исеме астында, паспорт тапшыру тантанасы үтте. Укучылар паспортларны шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит ага Әхмәтҗанов кулыннан алдылар. Шулай ук тантанада “Мизгел“ яшьләр бүлеге җитәкчесе Гараева Эльвира Илфатовна, “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең бүлек җитәкчесе Хабирова Сәвия Закирҗановна катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International