Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хаҗиева Адилә Ринал кызы.

2017 елның 21 апреле, җомга

Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хаҗиева Адилә Ринал кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик колледжы”ның милли кадрлар әзерләү бүлеге тарафыннан үткәрелгән Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган төбәкара бәйгедә катнашып, 1 дәрәҗәдеге Диплом белән бүләкләнде. Бәйгедә Сарман, Мөслим һәм Минзәлә районнары балалары катнашты. Адиләнең тәрбиячесе – Хәбирова Индира Риф кызы.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International