Шуганка авылы китапханәсе шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 55 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрде, "Гәрәбә" китабына күзәтү ясады. Тарихи поэмаларыннан өзекләр укылды, тарихта якты эз калдырган күренекле хатын-кызларга багышланган "Кызлар - йолдызлар" дип исемләнгән шигыре укылды һәм популяр җырлары белән таныштырылды.