"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында Донорлар көне уңаеннан Югары Табын авылы китаханәчесе Түбән Табын җирле үзидарәсе, Түбән Табын мәктәбе коллективлары белән берлектә Закиров Илсур Яхъя улының өйләрендә булды. Илсур Яхъя улы - почетлы донор, күпләрнең гомерен саклап калуга зур өлеш керткән кеше. Ул ничек донор булып китүе турында сөйләде, бик теләп укучыларның сорауларына да җавап бирде.