"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсы тәмамланды. Быел конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнашты. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 20 балалар бакчасын билгеләде. Алар арасында Мөслим авылы “Карлыгач” балалар бакчасы да бар.