Тойгелде авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриеваның иҗатына багышланган "Ык буе шагыйрәсе" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Очрашуда шагыйрә үзе катнашты һәм яңа шигырьләрен укыды. Авыл җирлеге башлыгы Мингазов Д.М. үзенең теләкләрен җиткерде. Очрашу кичәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Р. шагыйрәбезнең иҗат һәм тормыш юлын презентация ярдәмендә таныштырды.