Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк белән 17 апрель көнне МОЛОДЕЖНЫЙ ЦЕНТР "МИЗГЕЛ" ЯШЬЛЭР УЗЭГЕ "Калфаклар туе" милли кичәсе оештырды. Әлеге күркәм чараның инициаторлары: Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге, “Ак калфак” хатын – кызлар иҗтимагый оешмасының безнең район бүлеге, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыйм кызы Низамова кыш айларында Гимназия, Г.Тукай исемендәге урта мәктәптә, Лицейда, “Күбәләк” балалар бакчасында, "Мизгел" яшьләр үзәгендә түгәрәкләр үткәрде, мастер – класслар күрсәтте. "Калфаклар туе" шул дәресләрнең нәтиҗәсе. Залда чын мәгънәсендә татар мөхите тудырылды. Район үзәге оешма – предприятиеләре, учреждениеләрендә эшләүче хатын – кызлар мәҗлескә калфаклардан килгән, шулай ук үз иҗат җимешләрен күргәзмәдә тәкъдим итте. Милли йолаларны торгызу – яшьләр арасында да популярлык казана. Инде сәхнәләрдә генә күрергә ияләшкән күлмәк – камзуллар, калфак – читекләрдә булган татар орнаментларын кулланып тегелгән кием – салымны кызлар да үз итә. Таҗлы калфакны кичке күлмәкләр белән дә яраклаштырып киеп булганын яшьләр бәйрәм чарасында тагын бер кат дәлилләде. Милли кичә йомгаклары буенча “Калфак туе” күргәзмәсендә катнашкан “Иң югары бәя алучы”, “Иң актив катнашучы”, “Актив катнашкан оешма” һәм “Иң актив катнашкан оешма” билгеләп үтелде. Матур башлангыч дәвамлы булсын! Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла. Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Әлеге мәхәббәтне киләчәк буыннарга да югалтмый җиткерербез дип ышанып калыйк.