Җәйге ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләгәннәргә Нарат Астындагы “Урман иле” лагеры менә дигән мөмкинлек тәкъдим итә. Җәйге сезонга яхшы хезмәт хакы белән ашханәдә пешекчеләр, пешекче ярдәмчеләре һәм тәрбиячеләр (әйдаманнар) командасы туплана. Җәйге ялдагы студент егет- кызларның һәм гомумән, үзендә лидерлык сыйфатлары бар дип санаучыларның Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Безнең адрес: Мөслим авылы, Шашина урамы, 2. Тел., 2-60-12 (электрон адрес : Ilmir.Yabbarov@tatar.ru)