Мөслим районы укучылары арасында фотографияга төшерегә яратучылар да бар. “Россия яшлеге” Россиякүләм бәйгесенең Республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Цифрлы фото һәм видео” берләшмәсе әгъзалары, Шәрифуллин Рафил һәм Шәйхуллина Алия, “Репортаж” номинациясендә 1 нче урын яуладылар. Шул ук берләшмәгә йөрүче Шакирова Аида кызыклы караш өчен дипломга лаек булды. Берләшмәнең җитәкчесе – Лилия Нафикова. Күбәк урта белем бирү мәктәбе укучысы Ханнанов Фәнил “Пейзаж” номинациясендә 1 нче урын алды. Җитәкчесе Римма Баширова .