Дәреслекләрдән башка мәктәпне күз алдына да китереп булмый. Мәктәп китапханәләренә кайткан китаплар, уку елы дәвамында укучылар кулында була.

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

      Дәреслекләрдән башка мәктәпне күз алдына да китереп булмый. Мәктәп китапханәләренә кайткан китаплар, уку елы дәвамында укучылар кулында була. Укучылар дәреслекләрне ничек тота соң? Дәреслекләрнең хәле ничек?              10 апрельдәнрайоныбыз мәктәпләрендә дәреслекләр торышын тикшерү максатыннан рейд башланды. Махсус комиссия һәр мәктәптә булып, дәреслекләр сакланышын тикшерәчәк.

       Гимназия, лицей, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә тикшерү үтте. Укучылар дәреслекләрне төрле дәрәҗәдә тоталар. Яңа стандартлар буенча укытылучы башлангыч класслар, 5,6 классларның дәреслекләре җентекләп тикшерелде. Тикшерү атна дәвамында, график нигезендә башка мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International