8 нче апрель көнне “Мөслим туган як музеенда” Метрәй авылында эшләүче “Ләйсән” балалар бакчасының 22 нәние кунак булды. Музей хезмәткәре Зәкиева Й. К. балаларны музейда сакланучы кызыклы экспонатлар, халкыбызның йолалары белән якыннан таныштырды. Экскурсия нәниләрдә бары тик җылы тәэсирлэр генә калдырды.