Югары Табын авылы китапханәчесе иң күп китап укучыларны түгәрәк өстәл янына җыйды. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән якташ язучыбыз Факил Сафинның "Былбыл оясы" әсәренә күзәтү ясаганнан соң, китапханәче аларны яңа журналлар белән таныштырды.