Татарстанның бадминтон өметләре

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 -9 апрель көннәрендә Аксубай районында   «Татарстанның  бадминтон өметләре» республика  ярышларының I этапы үтте. Ярышта республикабыздан 300  иң яшь бадминтончы  катнашты.  Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2006-2007 нче елгы, 2008 нче елгы һәм кечерәк яшьтәге балалардан торган команда катнашты.

 Парлы уеннарда Ханов Ринас 2008 нче елгы балалар арасында Алексеевский районы спортчысы белән  берлектә 2 нче урын яулады. Шәйхуллин Нурислам 2007 нче елгы балалар  арасында  шулай ук парлы уеннарда Алексеевский районы уенчысы  белән берлектә 2 нче урынга лаек булдылар. Кызлар арасындагы  парлы уеннарда Хәбибуллина Фатима Казан шәhәре уенчысы белән берлектә 3 нче урынны алдылар. Катнаш уеннарда Ханов Ринас Тәтеш  кызы белән берлектә 3нче урынга лаек булдылар. Команданың  тренеры- Ханов И.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International