Тойгелде авыл китапханәсе башлангыч класс укучылары һәм укытучылары белән Тойгелде тугызеллык мәктәбендә Кошлар көненә карата "Кошлар безнең канатлы дуслар" исемле КВН уздырды. Шулай ук Кызыл китапка күзәтү ясалды. Уен балаларның кошлар турындагы җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды, һәм бездә кышлаучы кошлар турында кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек.