“Тату сыйныф серләре ” бәйгесе

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

«Мизгел» яшьләр үзәгендә 7 апрель көнне мәктәпләрдә эшләп килүче иң яхшы әти-әниләр комитетын ачыклау максатыннан “Тату сыйныф серләре ” Республика  бәйгесенең муниципаль туры  үткәрелде.  Бәйгедә районның төп, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Түбән Табын коррекция мәктәбе катнашты.  Тәкъдим ителгән фотоальбом, стена газетасы, плакат, иҗади проект, портфолиолардан  күргәзмә оештырылды.  Бәйгедә катнашучылар “Безнең күңелле, тату сыйныф” дигән исем астында визит карточкаларын күрсәттеләр. Бу ярышта укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр. Алдагы бирем – “Гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше:  килеп туган мәсьәләләрне чишү юллары” исеме астында проект яклау иде.  Һәр мәктәп үзенә якын булган юнәлешне ачты. Алар арасында хезмәт тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвеше, профориентация эше, гражданлык эше, укучыларны социальләштерү кебек темалар яктыртылды.

 Чыгыш ясаучыларның һәр эшен компетенлы жюри билгеләп барды.  Барлык эшләрне карап, чыгышларны тыңлап бетергәннән соң, жюри җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләде. Гран-прига Мөслим лицее әти-әниләр комитеты лаек булды (кл җитәкчесе Гүзәл Вагыйзова, 5 кл.).  1 урынны Тат.Шуран мәктәбе (Гөлназ Мәрданова, 5 кл) яулады, Мөслим урта мәктәбе (Эльвира Зарипова, 8 кл) һәм гимназия (Гөлзирә Рәхимуллина, 7 кл) 2 урынны бүлештеләр, Түбән Табын коррекция (Рушания Әхмәтҗанова, 8 кл) һәм Михайловка (Эльвира Исламова, 6 кл) мәктәпләре 3 урынга чыктылар.  Күбәк, Тат.Бүләр урта, Олы Чакмак, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәпләре төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең мактау грамотасы, чараның иганәчеләре – шәхси эшмәкәрләр Ирдан Миңнуллин һәм Нияз Шәрифуллин ярдәме белән әзерләнгән баллы призлар, ә һәр катнашкан мәктәпкә катнашучы сертификаты тапшырылды. 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International