“Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә “ спорт бәйрәме.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 апрель көнне спорт мәктәбендә “Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә”  спорт бәйрәме үтте. Бәйгедә  спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм  аларның эти –әниләре катнашты. Бәйрәмне спорт мәктәбе директоры  Илшат Фазлыев ачып  җибәрде, ул спортчыларга уңышлар теләде.    5 гилә   төрле кызыклы  уеннарда көч сынашты.  Мөслимнән Бадретдиновлар,  Шарифуллиннар ( Метрэй  авылы), Шакировлар( Дусай авылы) , Гариповлар  (Олы Чакмак авылы), Шарифуллиннар (Метрәй авылы). Җанатарлар да сынатмады, алар командаларга көч биреп тордылар, түземсезлек белән  ярыш нәтиҗәрен көттеләр. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча:

  1 нче урынга  Ренат, Рәвилә,Рэфиль  Шарифуллинар гаиләсе;

  2 нче урынга  Наил, Марина, Булат Бадретдиновлар гаиләсе;

  3 нче урынга   Фәнис, Энҗе, Аида  Гариповлар гаиләсе;

  4  нче урынга Рэсхэт, Илсөяр, Мәрьям Шакировлар гаиләсе лаек булды.

         Катнашкан барлык командаларга да грамоталар һәм  истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

         Ярышның баш хөкемдары –Гөлназ Гиздуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International