Ил буенча террор актлары бару сәбәпле, Михайловка авыл мәдәният йортында "Терроризм һәм без" исемле тематик хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде. Профилактик чара барышында балаларга җиргә ташланган уенчык һәм шикле әйберләргә тияргә ярамаганлыгын аңлатып үттеләр.