Югары Табын авылы китапханәчесе, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Түбән Табын мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Китап-киңәшчең синең" исемендә әдәби кичә үткәрде. Ул китап язу, бастыру тарихы турында презентация күрсәтте. Китап турында язылган шигырьләр, канатлы сүзләр, мәкальләр белән таныштырды. Балалар өчен язучы якташлар иҗатыннан күзгәзмә тәкъдим ителде.