27 нче марттан 31 нче март көннәрендә Актаныш районында шахмат буенча Республика укучыларының XI Спартакиадасы үтте. Мөслим районы данын Шарафутдинов Булат, Мурзаханова Миләүшә (лицей), Бариев Илхам (гимназия), Вәҗетдинова Алисә (Тат. Бүләр) яклады. Яхшы уен күрсәтеп, үз группаларында беренче урын алдылар.
Җиңүче команда Кубок һәм беренче дәрәҗәле диплом, ә уенчылар медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.
Команда тренерлары - Наил Хамматуллин, Мөнир Набиуллин.