Әдәби сәгать.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан Иске Вәрәш авылы китапханәчесе "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Китапханәче нәниләрне бөтен дөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсенның биографиясе һәм әкиятләре белән таныштырды. "Китап - юл күрсәтүче маяк ул!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International