31 нче март көнне “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары авыл хуҗалыгына, яңа төр технологияләргә кызыксыну һәм таныштыру максаты белән “Агромастер” оешмасына экскурсиягә бардылар.

2017 елның 31 марты, җомга

31 нче март көнне “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары авыл хуҗалыгына, яңа төр технологияләргә кызыксыну һәм таныштыру максаты белән  “Агромастер” оешмасына экскурсиягә бардылар. Балаларны оешма җитәкчесе Исламов Илгиз Зәкиевич һәм Кадрия Ягъфаровна каршы алдылар. Оешма җитәкчесе үзләре җитештергән техника, аның белән эшләү ысуллары, заманча станоклар белән таныштырды. Балалар кызыксынып, игътибар белән  тыңладылар һәм оешма җитештергән продукция  күргәзмәсен карадылар.Экскурсия ахырында һәр балага тәмле  күчтәнәчләр әзерләнгән иде. Балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алып, онытылмаслык уй-кичерешләр белән кайттылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International